Главная

Популярная публикация

Научная публикация

Случайная публикация

Обратная связь

ТОР 5 статей:

Методические подходы к анализу финансового состояния предприятия

Проблема периодизации русской литературы ХХ века. Краткая характеристика второй половины ХХ века

Ценовые и неценовые факторы

Характеристика шлифовальных кругов и ее маркировка

Служебные части речи. Предлог. Союз. Частицы

КАТЕГОРИИ:






СА­ЛАМ­ГА МАЙ КУН­ГАН 7 страница




— Ту­ры ка­ра­ма! Кы­ек­лап, җай гы­на, ар­ка­дан яра­тып сый­па­ган ке­бек ке­нә итеп ка­ра!.. Бел­дең­ме?

Гыйль­мет­дин­нең те­ле­нә кил­гән бу сүз­ләр акы­лы­на ил­һам иң­дер­де:

— Алай да ту­ры­дан ка­ра­саң, ар­кам бе­лән бо­ры­лып уты­рам, ме­нә кү­реп то­рыр­сың!

Әм­ма акы­лын тың­лар­лык ку­ә­те тә­нен­дә юк иде, шун­лык­тан Гыйль­мет­дин ко­яш­ка бәй­лә­нү­ен дә­вам ит­тер­де. Мо­ңа ка­дәр ях­шы бул­ган кә­е­фе тә­мам та­ра­лып, ачуы кай­нау­дан маң­гае пар­ла­на баш­ла­ды, йө­рә­ге дә кан та­мыр­ла­ры буй­лап йө­ге­реп йө­рер­гә то­тын­ды.

— Кая ке­реп югал­дың ан­да? Чык, ки­рә­гең­не би­рәм! Чык, ди­ләр­ме, тү­гел­ме?..

Ко­яш­ны йол­дыз­лар алыш­тыр­ган­да Гыйль­мет­дин ай­ныб­рак кит­те. Әгәр дә та­гын йөз яки йөз ил­ле­не өс­тә­сә, ала­ры­на да бәй­лә­нә баш­ла­я­чак иде.

А­хыр­да кү­тә­ре­леп кит­те, әм­ма таш­ка абы­нып егыл­ды һәм:

— Ята­сың шун­да, аяк ас­тын­да,— дип аны ачу­ла­на-ачу­ла­на кай­тып кит­те.— Мин­нән бер дә өс­тен җи­рең юк әле!

­ Май, 1998.

 

 

­ДӨН­ЬЯ КУ­ЛА­СА­СЫН­ДА

­ Хи­кәя

 

Җә­ке авы­лын­нан Һөд­дәт аб­зый тел­гә ос­та гы­на тү­гел, төрт­мә дә икән. Га­сыр ба­шын­да Ка­зан уни­вер­си­те­тын­да укып йөр­гән Фа­тыйх Мө­хәм­мәдь­я­ров­ны юри ша­яр­тыр­га ярат­кан бу.

— Урыс­ка са­тыл­дың­мы әл­лә?— дип оч­ра­ган са­ен ми­ен эчә икән.

Та­тар шун­дый ин­де ул. Урыс ал­дын­да яла­гай­лан­са да, ар­тын­нан “дуң­гыз” дип тө­ке­реп ка­ла. Урыс — ба­ла­выз ке­бек, җы­лы ка­раш­тан эри, сал­кын­нан таш ке­бек ка­та. Ә та­тар — те­ре­кө­меш, төш­те исә, та­ра­лып-чә­че­леп ки­тә, бер сел­ке­нә баш­ла­са, җы­е­лып диң­гез бу­ла. Шу­ңа кү­рә дә та­тар­ны кул­дан ыч­кын­дыр­мас­ка ты­ры­ша­лар. Та­тар­да мә­гәр бе­рәр­се бер-бер сүз­не ыч­кын­дыр­са, икен­че­се шун­да ук эләк­те­реп тә ала, өчен­че­се­нә һәм дүр­тен­че­се­нә һәм кы­рык ту­гыз ме­ңен­че­се­нә ише­те­лә.

Һөд­дәт аб­зый­ның да бер әйт­кә­нен икен­че көн­не Ка­зан шә­һә­ре:

— Җә­ке мул­ла­сы Га­риф­ның олы улы Фа­тих урыс­ка күч­кән икән,— дип сүз дә чы­га­рыр­га өл­ге­рә.

Бу сөй­лә­нү­ләр мес­кен сту­дент­ның бө­тен кә­е­фен ала, ачу­ын ка­бар­та, әм­ма ул ни­чек үчен кай­та­рыр­га бел­ми. Шу­лай уй­да йөр­гә­нен­дә Һөд­дәт аб­зый­ны та­гын Ка­зан ура­мын­да оч­ра­та, сөй­лә­шеп ки­тә­ләр. Сер би­реш юк. Һөд­дәт аб­зый­ның һа­ман да те­ше кы­чы­тып то­ра. Ни­чек тә Фа­тих­ны мыс­кыл­лар­га, ягъ­ни тоз­лар­га мо­ның исә­бе.

— Син, энем,— ди икән Һөд­дәт аб­зый,— укый­сың да укый­сың, мәд­рә­сә дә бе­тер­дең, урыс­ча да бик ях­шы бе­лә­сең, тү­рә бу­лыр, ди­ләр. Тик ме­нә һа­ман да җәяү йө­ри­сең. Ә без — ат­та. Пар ат җи­геп, ти­мер худ­лы ар­ба­да гы­на җил­де­рә­без. Кай­тып мул­ла бул­саң, әл­лә кем дә­рә­җә­се­нә җи­тәр идең!

И­кен­че көн­не Ка­зан та­гын шау­лый: “Чу­кы­нып ке­ше бул­мас­сың, укып мул­ла бул­мас­сың!”— ди­ләр бар да. Ми­сал­га Га­риф мул­ла улы Фа­тих­ны төр­лән­де­рә­ләр.

...Го­мер­ләр уза. Фа­тих һа­ман да үчен кай­та­ра ал­мый. Ә Һөд­дәт — рә­хәт­тә, ат­лар­да гы­на җил­де­рә. Мо­ның бә­хе­те — бү­ре­не­ке ке­бек, аяк­ла­рын­да. Тор­мыш йө­ге авыр дә шул, рә­те-са­ны юк.

Ул ара­да сә­вит ва­кы­ты ире­шә. Фа­тих Га­ри­фо­вич­ны — аны хә­зер шу­лай дип ке­нә йөр­тә­ләр — Сә­ла­мәт­лек Сак­лау Ко­мис­са­ри­а­ты­ның Баш ко­мис­са­ры итеп ку­я­лар. Хә­зер­ге­чә әйт­сәк, Сә­ла­мәт­лек сак­лау ми­нистр­лы­гы ми­нист­ры ин­де.

Көн­нәр­нең бе­рен­дә Һөд­дәт аб­зый мо­ның ишек тө­бе­нә ки­лә. Нин­ди­дер ки­зү­ме, авы­ру­мы га­зап­лый баш­ла­ган икән аны.

Ме­нә шун­да Фа­тих Га­ри­фо­вич аны бик олы­лап кар­шы ала:

— Һөд­дәт аб­зый, түр­дән уз, тик тәр­тә­лә­рең­не җыя кер,— дип өс­тәл ба­шы­на та­ба ча­кы­ра.

— Кая ди ул тәр­тә, йор­тым­нан да ку­ып чы­га­ра яз­ды­лар,— ди Һөд­дәт аб­зый, зар­ла­нып.

— Дөнья ку­ла­са ин­де ул,— ди Фа­тих Га­ри­фо­вич, бер дә исе кит­ми­чә, үчен кай­та­рыр­га җай чы­гу­га сө­е­неп: — Бер — төр­теп сөй­лә­тә, бер — тә­гә­рәп ки­тә, бер — мул­ла итә, бер — ар­ба­га җи­гә!..

­ Май, 1998.

 

 

­ФА­ТИХ­НЫҢ МӨ­ГЕЛ­СЕ­МЕ

­ Хи­кәя

 

Фа­тих бик яра­тып Мө­гел­сем ту­таш­ка өй­лә­нә. Үзе — авыл ма­лае, ә бе­ле­ме — дәрья, уни­вер­си­тет ка­дәр уни­вер­си­тет­ны дөнь­я­лар авыш­кан­чы­га ка­дәр бер­ни­чә ел элег­рәк үк тә­мам­ла­ган та­тар ба­ла­сын­нан. Ә Мө­гел­сем — Ка­сыйм ягын­нан, ми­шәр кы­зы. Ул гәү­дә, ул буй-сын!.. Хо­дай бир­сә дә би­рә икән! Уй­да-фи­кер­дә дә күр­ше­ләр ке­сә­се­нә кул су­за тор­ган­нар­дан тү­гел, бер сү­зе ту­фан куп­тар­са, икен­че­се май як­кан­дай итә.

Ка­зан­да ук ни­ках­ла­шып, Җә­ке­гә, ата-ана йор­ты­на кү­ре­шеп ки­лү ни­я­те бе­лән фаэ­тон ал­ды­рып, ту­зан­лы юл­дан кел­те­рә­тә­ләр бо­лар. Көн ях­шы бул­са да, ара якын тү­гел­лек­тән һәм ат­лар­ның да бик алай ашык­ма­вы сә­бәп­ле кич­кә­рәк ка­ла­лар.

Ул ел­лар­да ат ур­лау, бай­лар­ның ке­сә тө­бен кап­шау, ам­бар­ла­рын бу­ша­ту мо­да­га кер­гән, бән­дә­дә зат­лы­лык­ка хөр­мәт бу­лыр­га ти­еш­лек исәп­тән төш­кән ва­кыт­лар икән. Гер­ман су­гы­шы­ның афә­те кап­ка са­ен йө­реп, ха­лык­ның тә­ка­тен тә­мам как­шат­кан, ур­ман һәм юл поч­мак­ла­ры ты­ныч­лык­ла­рын югалт­кан, әле мон­да бе­рәү­не та­ла­ган­на­ры, әле ан­да кем­не­дер асып кит­кән­нә­ре ха­кын­да хә­бәр­ләр та­рал­га­лап кы­на то­ра, ди. Кыс­ка­сы, тор­мыш­ның яме бет­кән чак­лар.

Ә Фа­тих бе­лән Мө­гел­сем­нең бо­лар ха­кын­да уй­лар­га, ис­кә тө­ше­рер­гә ва­кыт­ла­ры юк, ти­мер худ­лы фаэ­тон­да җил­де­рә­ләр ге­нә. Ике­се янә­шә утыр­ган­нар. Фа­тих­ның яңа ал­ган кос­тю­мы, яшь­ләр ара­сын­да мо­да­га кер­гән, яра­тып кия баш­лан­ган ак эш­лә­пә­се, тәр­тип өчен ку­лын­да­гы та­як-трос­те аны әл­лә кем итеп күр­сә­тә, имеш. Җит­мә­сә, Мө­гел­се­ме дә янын­да, дөнь­я­лык­ның мең­гә бер оч­рый тор­ган иң чи­бәр хур кы­зы­дай гү­зә­ле. Зәң­гәр-су күл­мә­ге, ка­ра куе чә­че­нең сул та­ра­фы­на­рак утыр­тыл­ган эн­җе­ле кеч­ке­нә кы­зыл кал­фа­гы, иңе­нә сал­ган ак өр­фия яу­лы­гы, ку­лын­да­гы күр­кәм ри­ди­кю­ле бө­тен ки­леш-кил­бә­тен күр­кәм­ләт­кән­нән-күр­кәм­лә­теп то­ра.

Шун­да, ур­ман ягын­нан узып ба­рыш­лый, ат­ның ба­шын чу­аш юл­ба­сар­ла­ры чы­гып то­та. Җә­ке авы­лы шу­лар ягын­да бит. Бо­лар­ның кул­ла­рын­да­гы пы­чак-бал­та­дан Фа­тих шөл­ләп ка­ла, ко­е­лып тө­шә. Әм­ма Мө­гел­сем­нең исе дә кит­ми. Ри­ди­кю­лен­нән ал­та­тар чы­га­ра һәм атып җи­бә­рә. Ат ба­шын тот­кан чу­аш­лар, ямау­лы ба­лак­ла­ры­на җи­бә­реп, уң­га-сул­га таш­ла­на­лар һәм ка­ча баш­лый­лар. Мө­гел­сем бо­лар­ның арт­ла­рын­нан эт өс­тер­гән ши­кел­ле та­гын бер­не шарт­ла­та.

Һәм ире­нә:

— Сез­нең як­та бер дә та­тар юк­ме­ни? Юл­ны чы­лат­ты­лар!— дип, юл­ба­сар­лар ха­кын­да ка­дер­сез сүз бе­лән әй­теп куя.

Шу­шы хәл­дән соң Фа­тих го­ме­ре буе үзе­нең та­тар бу­лу­ын ха­ты­ны­на дә­лил­ләү өчен ты­рыш­кан, имеш, хак бул­са!

­ Май, 1998.

 

 

­ГӨ­ЛҮ­СӘ­ДӘН ҖИЛ ИСӘ

Хи­кәя

 

Гө­лү­сә­нең кү­ңе­ле неч­кә икән­ле­ген ба­ры­быз да бе­лә идек. Шун­лык­тан аңа ка­ты бә­ре­лер­гә кур­кып, һа­ман да кө­е­нә ге­нә тор­дык. Ә ул, көн­нәр үт­кән са­ен акыл­га кот­ла­нып, әл­лә кем­гә әве­ре­лә бар­ды. Сый­ныф­та иң кал­ку буй­лы ма­лай бу­лу­ым үзе­нә бик ох­шап җит­ми иде­ме, әл­лә ин­де бү­тән бер сә­бәп тә бул­ган­мы, гел дә ка­ны­га, авырт­кан урын­га төрт­кә­ли баш­ла­ды. Бү­тән­нәр­гә бер дә ан­дый мө­нә­сә­бә­тен си­зен­мә­гә­не­нә кү­рә ми­нем ачу­ым ки­лә, әм­ма бер­ни дә эш­ли ал­мыйм, үп­кә­лә­тү­дән кур­кам.

Шу­лай бер­көн­не мәк­тәп­тән кай­тып ки­ләм:

— Бер нәр­сә со­рыйм әле үзең­нән?— ди бу. Һәм, җа­ва­бым­ны кө­теп тор­мас­тан:

— Ни­гә аяк­ла­рың кәк­ре?— дип мыс­кыл­лап куя.

Мин юләр­гә шул да җит­кән, ба­шы­ма сук­кан­на­ры­дай тел­сез ка­лам.

И­кен­че юлы бо­рын­га бәй­лә­нә бу. Имеш, аны­сы да кәк­ре.

Ө­чен­че­сен­дә Гө­лү­сә та­гын да җи­теш­сез ягым­ны та­ба, сыр­тым­ны “бөк­ре­се бар” дип мыс­кыл­лый.

А­ның ми­ңа кыл­ган җә­бер­лә­ре көн­нән-көн­гә ар­та то­ра. Мин кәк­ре дә бөк­ре ке­ше­гә әве­ре­леп ка­лам. Мәк­тәп­кә бар­мас өчен үләр­гә дә әзер бу­лам. Гө­лү­сә дә ми­нем күз­лә­ре­мә әл­лә нин­ди җир ашау­чы Дөб­бә­тел-Арыз ке­бек олуг бер шай­тан­га әве­ре­леп кү­ре­нә баш­лый. Янын­нан кы­рык адым чит­лә­теп узу ягын ка­рыйм. Җит­мә­сә көн дә көз­ге ал­ды­на ба­сып, ул әйт­кән һәр­бер кәк­рем­не һәм бөк­рем­не тик­ше­рәм. Та­гын да кәк­рә­еб­рәк һәм бөк­рә­еб­рәк кит­кән­мен төс­ле то­е­лам. Чын­нан да хак­лы икән дип бор­чы­лу­га би­ре­шәм. Әм­ма бо­лай ка­лыр­га да яра­мый, ачу­лы сүз әй­теп үп­кә­лә­теп тә бул­мый. Гө­лү­сә бер ела­са, бил­лә­һи, җир йө­зен су ба­са­чак. Үр­дәк­ләр-каз­лар гы­на йө­зеп йө­ри тор­ган бу­ла­чак!

Шу­лай дә­рес­тә уты­ра­быз. Укы­ту­чы со­рау би­рә дә:

— Я, кай­сы­гыз әй­тә?— дип куя.

Нин­ди шай­та­ным ко­тырт­кан­дыр, мин җа­вап би­рәм:

— Гө­лү­сә сөй­ли, ул бе­лә!

Са­бак­таш­лар ба­ры­сы да шун­да ук пар­та ара­ла­ры­на се­ңә­ләр, укы­ту­чы­быз чын­нан да Гө­лү­сә­не так­та ал­ды­на чы­га­ра. Ә ул, ми­не үр­тәп йө­ри-йө­ри, кар­гы­шы­ма юлык­кан юнь­сез кыз, соң­гы ва­кыт­лар­да дә­ре­сен дә хә­зер­ләр­гә оны­та баш­ла­ган икән. Ләм-мим, һич­ни бел­ми, те­ле әй­лән­ми, кы­за­ры­на-бүр­те­нә... Го­ме­ре­нә бе­рен­че тап­кыр­дыр шәп­ләп “и­ке­ле” ала.

И­кен­че дә­рес баш­ла­на.

Бу са­бак­тан гый­лем би­рү­че укы­ту­чы­быз да со­рау би­рә һәм:

— Я, кай­сы­гыз әй­тә?— дип күз­ле­ген маң­га­е­на мен­де­рә.

Мин та­гын:

— Гө­лү­сә сөй­ли, ул бе­лә!— дим, вәс­вә­сә кы­лып.

Так­та ал­ды­на чы­га­рыл­ган Гө­лү­сә­нең те­ле әй­лән­ми, йө­зе ак­лы­дан ка­ра­лы­га әве­ре­лә. Ми­ңа ка­рап куя: бү­ре бул­са, ашар иде, чын­нан да, бил­лә­һи!

Һәр дә­рес шу­лай дә­вам итә. Аяк­ла­ры кәк­рә­еп, ар­ка­ла­ры бөк­рә­еп тө­шә. Һәм... Һәм мо­ңа ка­дәр әл­лә кем бул­ган Гө­лү­сә­без елап җи­бә­рә.

Шун­нан бир­ле үзе­мә “аһ” дип бер ге­нә сүз әй­теп ка­ра­сын!

­ Май, 1998.

 

 

­ДУС­ЛЫК ХА­ТИ­РӘ­СЕ

­ Хи­кәя

 

Баш­лан­гыч мәк­тәп­тә укы­ган ва­кы­тым­да бул­ды ул хәл. Ан­нан соң без­не ае­рым сый­ныф­лар­га бүл­гә­лә­де­ләр. Күр­ше авыл­лар бе­лән куш­ты­лар.

Ә ул, тәү­фыйк ия­се — “биш­ле”­гә ге­нә укый. Һәр дә­рес­не ях­шы бе­лә, ма­тур итеп, тө­зек хә­реф­ләр бе­лән яза, хәт­та яса­ган рә­сем­нә­ре дә күр­кәм, кү­ңел­гә ятыш­лы бу­лып чы­га.

Без чын дус­лар идек. Мин аның бер ге­нә тап­кыр да озын то­лым­лы чә­чен­нән тарт­ма­дым, тас­ма­сын да сүт­мә­дем. Ул да ми­ңа гел ел­ма­еп кы­на ка­рый иде.

Баш­лан­гыч мәк­тәп­тә уку­ла­ры­быз тә­мам­ла­нып ба­ра, конт­роль эш­ләр бер-бер арт­лы ки­лә, бик тиз арый­быз. Элек шау­ла­шыр­га ярат­кан­нар да хә­зер үз­лә­рен ты­ныч то­та. Тә­нә­фес­ләр­дә ча­бы­шып йө­рү­че­ләр дә бет­те, ту­зан да ба­сыл­ды. Кыс­ка­сы, һәр­кем үз яз­мы­шы­ның кыл өс­тен­дә икән­ле­ген, укы­ту­чы апа­быз әйт­меш­ли, си­зе­нә баш­ла­ды. Ми­нем әле­ге дә ба­я­гы тәү­фыйк иям, иң чи­бәр күр­шем, шу­шы озын ка­ра чәч­ле, шо­мырт күз­ле, тү­гә­рәк йөз­ле кыз гы­на үзен һа­ман ты­ныч то­та. Са­быр, тый­нак, уй­чан, акыл­лы. Э­лек­ләр­не дә­рес­тә кө­тел­мә­гән хәл бу­ла кал­са яки уен-көл­ке кү­бә­еп кит­сә, ул ми­ңа ка­рап куя тор­ган иде. Мин дә аңа: “Кү­рик, ахы­ры ни бу­лыр?”— ди­гән­дәй баш сел­ким. Пар­та­ла­ры­быз ар­тын­да ты­ныч кы­на уты­ра би­рә­без...

У­кы­ту­чы апа­быз кер­де, дә­рес баш­ла­ну хә­бә­рен би­реп кың­гы­рау шал­ты­ра­ды. Ба­ры­быз да ты­ныч­ла­нып уты­рыш­тык. Укы­ту­чы­быз без­гә дәф­тәр­ләр­не та­ра­та баш­ла­ды. Ки­чә­ге көн­нең конт­роль эш­лә­ре икән.

Дәф­тә­рем­не ачып ка­ра­сам, зур һәм бо­ры­нын чө­еп ба­сып тор­ган “5”­ле. Ку­а­ны­чым эче­мә сый­ма­ды, авы­зым ерыл­ды. Күр­шем­дә­ге ка­ра чәч­кә бо­ры­лып ка­ра­дым, күр­дең­ме, янә­се. Ул да ми­нем өчен сө­е­неп уты­ра, го­ме­рен­дә бе­рен­че тап­кыр ми­ңа: “Бул­дыр­ган­сың, шу­лай ки­рәк!”— ди­гән­дәй ба­шын сел­кеп, кү­зен кы­сып ала.

Шул ча­гын­да үзе­нә дә чи­рат җи­теп, дәф­тә­рен ку­лы­на то­та һәм, ки­нәт йө­зе үз­гә­реп, ко­е­лып тө­шә, елый баш­лый.

Мин уры­ным­нан то­рам. Яны­на ки­леп ба­сам. Дәф­тә­рен­дә­ге ба­шы са­лы­нып төш­кән “3”­ле­не кү­рү­гә, үзем­не­кен алып ки­ләм.

— Ела­ма, ми­не­кен ал, ми­ңа “өч­ле” дә ярый,— дип, дәф­тәр­лә­ре­без­не алыш­ты­рам.

Ул ела­вын­нан тук­тый, кү­тә­ре­леп ми­ңа ка­рый. Ел­мая һәм:

— Бу юлы ми­ңа “өч­ле” дә җит­кән, “биш­ле”ң өчен рәх­мәт!— дип, дәф­тә­рем­не үзе­мә тот­ты­ра.

У­кы­ту­чы апа­быз без­не кү­реп тор­ган икән. Ул да ел­ма­ю­га, бө­тен дөнь­я­га ила­һи бал­кыш бе­лән нур­лар тул­ды. Ике­без­гә дә зур итеп “биш­ле” куй­ды.

­ Май, 1998.

 

 

“ОТ­ЛИЧ­НИК”­ЛЫ СЫЙ­НЫФ

­ Хи­кәя

 

Әл­лә кем бул­мак­чы­мын, ай­га мен­мәк­че­мен, га­ләм­гә оч­мак­чы­мын, та­гын да, та­гын да әл­лә ни­ләр, әл­лә ни­ләр...

Ә­гәр дә ара­да бер “от­лич­ник” бар икән, аның ка­на­ты ас­ты­на сы­е­ну­чы кал­ган уку­чы­лар ба­ры­сы да ир­кә­гә әве­ре­лә­ләр, бү­тән сый­ныф­та­гы­лар­дан аер­ма­лы бу­ла­рак, алар­ның бо­рын­на­ры юга­ры йөр­те­лә, әл­лә кем­нәр, ди­яр­сең. Әгәр дә ул “биш­ле”­гә уку­чы кыз­лар ара­сын­нан икән, егет­лә­нә баш­ла­ган ма­лай­лар һа­ман да ка­нат ка­гы­нып, тел кош­ла­рын сай­ра­тыр­га ке­ре­шә­дер, мә­гә­рем ки мы­ек чы­га­рыр­га җы­е­ну­чы­лар­дан икән, озын то­лым­лы­ла­ры әл­лә кем ин­де, ме­нә!

Хак­лык­та “от­лич­ник” тар­тып-су­зыл­ган гы­на бул­ма­са, бар­лык фән­нәр­не һәм бө­тен дә­рес­ләр­не ба­ры тик “бик ях­шы­га” гы­на бе­лер­гә ти­еш, ә юк икән, ул ва­кыт­та яи­сә “от­лич­ник” үзе ял­ган “от­лич­ник”, яки укы­ту­чы­ла­ры на­дан. Өчен­че­се — юк!

Без­гә па­рал­лель сый­ныф­та­гы уку­чы­лар ба­ры­сы да ир­кә иде­ләр. Әгәр дә бе­рәр нәр­сә алар­ча бул­ма­са, елар­га гы­на то­ра­лар. Ә без­не­ке­ләр­нең һәм­мә­се дә баш­баш­так­лар. Җае чык­кан са­ен те­ге­ләр­нең ма­лай­ла­ры­на “а­кыл са­ба­гы”н укы­тып кил­де­ләр.

Ме­нә көн­нәр­нең бе­рен­дә ике ара­да зил­зи­лә ку­бып, үза­ра бе­леш­мәс һәм сөй­ләш­мәс үк бул­ды­лар. Әм­ма бу хәл­не ба­ры тик “от­лич­ник” кыз­ла­ры гы­на ка­бул ит­мә­де. Һа­ман да элек­ке­чә без­нең сый­ныф ма­лай­ла­ры­на хөр­мәт бе­лән ка­ра­ды, хәт­та без­не як­ла­ды. Мо­ңа күр­ше­лә­ре­без­нең җен ачу­ла­ры чык­ты. Үзе­без­не дә ни­чек мөм­кин шу­лай көл­ке­гә кал­ды­рыр­га җы­ен­ган­лык­ла­рын си­зе­нә идек.

Әү­вә­ле сүз чы­гар­ды­лар, имеш, алар­ны без тү­гел, ә алар без­не елат­кан­нар икән. Әм­ма бо­лар­ның ул ял­га­ны­на һич­кем ышан­ма­ды. Бу ба­ры­быз­га да бик көл­ке бу­лып, те­ге­ләр­не тә­мам мыс­кыл итәр өчен ку­лай­га кил­де. Ин­де тә­мам ча­ра­сыз һәм мес­кен­гә кыл­дыр­дык үз­лә­рен.

Көн ар­тын­нан көн уз­ды. Мәк­тәп­тә сый­ныф ара ярыш­лар баш­ла­нып кит­те. Те­ге­ләр­нең “от­лич­ниг­”ын авыр­ган дип ишет­кәч, җи­ңә­чә­ге­без­гә һич­бер ши­ге­без кал­ма­ды. Һәм шу­лай бул­ды да.

А­лар­ның шу­шы­лай бер-бер арт­лы көл­ке­гә оч­рау­ла­ры як­ты дөнья йө­зе­нә чы­гар­лык­ла­рын да кал­дыр­ма­ды. Әм­ма бер­көн­не тәү­ге дә­рес­кә “от­лич­ник”­ла­ры ки­леп тә кер­де һәм укыр­га без­нең сый­ныф­ка күч­кән­ле­ген ста­рос­та­быз­га бел­дер­де.

Без кар­шы кил­мә­дек. Укы­сын, кыз­га­ныч нәр­сә тү­гел. Гый­лем бар­ча­быз­га да җи­тәр­лек. Диң­гез ке­бек, оке­ан!

Әм­ма бер ат­на ди­гән­дә ба­ры­быз­ның да аның янын­да шыр на­дан бу­лу­ын аң­лап ал­дык, ә чи­рек ахы­рын­да ин­де һәм­мә­без мес­кен­гә чык­тык. Без­не көл­ке­гә кал­ды­рыр өчен ге­нә кү­чен­гән икән шул, “от­лич­ник”!

­ Май, 1998.

 

 

­КАП­ЧЫК БАС­КАН ЕГЕТ

Хи­кәя

 

С­ту­дент бу­лып алу­га, уни­вер­си­тет­тан күм­хуҗ эше­нә җи­бәр­де­ләр. Шау­лап чә­чәк ат­кан со­ци­а­лизм за­ман­на­рын­да мон­дый ка­нун нык­лап ур­наш­кан иде. Һәр ел­ның сен­тябрь аен иген җы­ю­га ба­гыш­лый­быз. Ил­гә укы­ган ке­ше­ләр әл­лә ни ки­рәк бул­мый баш­ла­ган чак­лар җи­теп кил­гән­ле­ген ях­шы си­зе­нә­без.

Ул ел­ны Апас ягын­да­гы Ур­сак авы­лы­на ки­те­реп таш­ла­ды­лар. Сөй­рә­леп арт­та кал­ган күм­хуҗ­да бар­лы-юк­лы ике-өч ме­ха­ни­за­тор­дан гай­ре карт-ко­ры һәм би­хи­сап зур ида­рә­лә­ре бар иде. Рә­ис­лә­ре:

— Сез­не бик кө­теп ал­дык!— ди­де. Рәх­мәт яу­гы­ры.

Ын­дыр та­ба­гын­да эш­ли баш­ла­дык. Ми­ңа 1940 нчы ел­дан кал­ган ик­мәк кип­те­рү ко­рыл­ма­сын ыша­нып тап­шыр­ды­лар. Яң­гыр­лы кил­гән бу көз­дә аны тәү­лек бу­е­на тук­тау­сыз эш­лә­тер­гә ки­рәк иде.

Ми­ңа ка­дәр үз­лә­ре­нең дан­лык­лы күм­хуҗ әгъ­за­сы Кудр Риф­кать­не куй­ган­нар икән дә, бик алай бул­ды­ра ала­сы­ма ыша­нып җит­ми­чә, аның бе­лән бер­гә алыш-ти­леш эш­ләр­гә ки­рәк­ле­ген бел­дер­де­ләр. Әм­ма дә ул аб­зый­ның сал­мыш баш икән­ле­ген әйт­мә­де­ләр. Ай­ныр­га бер дә исә­бен­дә бул­ма­ган­лык­тан, ми­ңа җиң сыз­га­нып эш­ләү­дән ар­ты­гы кал­ма­ды.

Ик­мәк кип­тер­геч­нең бер ягын­нан таш­кү­мер яга­сың, икен­че ба­шын­нан юеш бо­дай, бор­чак, ар­па­ны та­шып ту­ты­ра­сың, ян­нан тә­мам ки­беп чык­ка­нын кө­теп, тау итеп өеп, бу­лыр бул­мас йөк ма­ши­на­ла­ры­на тө­я­теп-тө­яп җи­бә­рә­сең. Эш — җи­тәр­лек, тук­тап-тук­та­тып то­рыр­лык тү­гел.

Ә Кудр Риф­кать­нең тө­гәл ки­лә тор­ган ике ва­кы­ты бар икән. Бе­рен­че­се — ир­тән, си­гез­дә, икен­че­се — кич­ке ун­бер­ләр­дә. Әм­ма эш­ләр­гә те­лә­ге юк тү­гел. Ир­тән без уя­нып то­ру­га ул сү­те­леп ки­тәр­гә әзер ба­шын тө­зә­теп өл­гер­гән бу­ла, ә ки­чен та­гын да эчен­дә­ге корт­ла­ры­на “да­ру” ки­рәк. Кап­чы­гы бе­лән юеш бор­чак­ны ар­ка­сы­на элә дә ка­раң­гы­лык­ка ке­реп юга­ла.

Әү­вә­ле бел­ми идек, ахыр­да яше­рен­ми-кач­мый йө­ри баш­ла­ды. Көн­нәр та­гын да явым­га кит­кәч, бер үзе­нә ге­нә кап­чык кү­тә­реп йө­рү авыр­лаш­кан бу­лыр­га ки­рәк, ми­ңа яр­дәм­гә бер­ке­тел­гән Мир­ха­дим­не дә ияр­теп йө­рер­гә га­дәт­лән­де.

Бер төн­не га­дәт­лә­рен­чә ала­га­ем олы кап­чык­ны кү­тә­реп тә ал­ды­лар, уң­га-сул­га ка­рап та тор­мас­тан ки­теп тә бар­ды­лар. Бал­чык­ла­ры — ка­ра, аяк­ла­ры­на ия­рә, йө­реш­лә­рен авы­рай­та икән.

Шу­лай ба­ра тор­гач, чи­тән бу­е­на ки­леп җит­кән­нәр бо­лар. Мир­ха­дим­гә бак­ча ягы­на

ке­рер­гә куш­кан.

— Ар­каң бе­лән бас, кап­чык­ны би­рәм,— ди­гән.

Мир­ха­дим ул әйт­кән­чә чи­тән­нең икен­че ягын­нан чы­гып:

— Әй­дә, бир!— ди­гән.

Кудр Риф­кать цент­нер ярым­лы кап­чы­гын, те­ге як­тан ыр­гы­тып, аның йом­шак сыр­ты­на сөл­лә­гән. Бу ка­дәр дә авыр бу­лыр дип без­нең еге­те­без уе­на ки­тер­мә­гән­ме, әл­лә ин­де сө­як­лә­ре кат­ма­ган­рак икән­ме, “ыһ” итәр­гә дә өл­гер­мә­гән, йө­зе бе­лән кап­ла­нып, кап­чык ас­тын­да кой­мак­ка әве­рел­гән.

Кудр Риф­кать — ашы­га тор­ган­нар­дан тү­гел, әле чи­тән өс­те­нә ала­га­ем гәү­дә­сен мен­дер­гән­че, әле тө­шеп җит­кән­че күп ва­кыт­лар уз­ган.

Кап­чык­ны куз­га­тып, ухыл­дап кү­тә­реп ал­са, ка­раң­гы­да шәй­ләр­гә өл­ге­рә, Мир­ха­дим­нең ин­де җа­ны чык­кан.

Е­ге­те­без­нең авыз-бо­ры­нын туф­рак­тан арын­ды­рып, аңа ка­быр­га­ла­рын изә-изә ясал­ма су­лыш ал­ды­рып, көч хәл бе­лән ге­нә аны им­гә ки­тер­гән. Шун­нан бир­ле:

— Ке­ше­ләр­не ал­бас­ты ба­са, мо­ны кап­чык бас­ты,— дип әле дә кө­леп сөй­ли ди.

Ә кал­ган авыр­лык­лар ми­ңа төш­кән иде, югый­сә. Чөн­ки ул ча­гын­да бө­тен эш та­гын бер үзе­мә ге­нә кал­ды, ан­сын исе­нә дә тө­шер­ми­дер ин­де.

­ Май,1998.

 

 

­ АЙ­НЫТ­КЫЧ ШЕ­ШӘ

Хи­кәя

 

“­Кудр” ди­гә­нем “Көд­рә чәч” ин­де ул. Ку­ша­мат.

Бер­ва­кыт шул Кудр Риф­кать бе­лән са­бак­та­шым Мир­ха­дим ын­дыр та­ба­гы­на җыр­лап ки­леп кер­де­ләр. Төн­ге күк­тән си­бел­гән яң­гыр­га да ка­ра­мый­ча, бер­се “Сар­ман”­ны, икен­че­се “Ра­май”­ны җыр­лап җи­бә­рә иде. Чит­тән тың­лап тор­ган­да, бо­лар та­ла­ша­лар­дыр дип уй­лар­га мөм­кин исә дә, ба­га­на баш­ла­рын­да яну­чы су­кыр ут як­ты­сын­да алар­га якын­рак кил­гән­дә, ча­лыш-мо­лыш ат­лау­ла­рын­нан гы­на чы­гып бул­са да җыр­ла­ган­на­рын аң­лар­га мөм­кин икән әле. За­ма­на­сы шун­дый аның хә­зер. Җыр­лый бе­лү со­рал­мый, сәх­нә­гә ме­нә­сең дә, уң­га-сул­га чап­кын­лап кы­лан­ды­ра­сың, ара-ти­рә мон­сыз һәм мәгъ­нә­сез сүз­ләр дә ку­шып җи­бә­рә­сең, ме­нә бул­ды­ра бу, бик шәп чыр­чы икән дип, гөр­лә­теп кул ча­ба­чак­лар.

Бу юлы Кудр Риф­кать бе­лән Мир­ха­дим дә алар­дан ким тү­гел иде.

— Сә­лам, “у­дар­ник”!— Бу сүз­лә­ре ми­ңа атал­ган.

Бө­тен ын­дыр та­ба­гын­да үзем­нән гай­ре адәм за­ты бул­мас­ка ти­еш­ле­ген алар ях­шы бел­гән­лек­тән, кай­да­лы­гым­ны да хә­тер­ләп тор­мас­тан кыч­кыр­га­лап-ча­кыр­га­лап ма­таш­ты­лар. Ала­рын­нан ки­леп:






Не нашли, что искали? Воспользуйтесь поиском:

vikidalka.ru - 2015-2024 год. Все права принадлежат их авторам! Нарушение авторских прав | Нарушение персональных данных