ТОР 5 статей: Методические подходы к анализу финансового состояния предприятия Проблема периодизации русской литературы ХХ века. Краткая характеристика второй половины ХХ века Характеристика шлифовальных кругов и ее маркировка Служебные части речи. Предлог. Союз. Частицы КАТЕГОРИИ:
|
КӨЗГЕ ЯҢГЫРГА КАДӘР 47 страницаӘмма болардан тыш аңа, иренә тәкъдим ителгән яңа хезмәт урыныннан бигрәк, җиңел машинасы,— кара яки ак “Волга”дыр инде,— ошады. Күпме җайсызлыктан коткарачак ул арба аны. Юк, Солтанын түгел, иң беренче чиратта үзен!.. Бәхет шулай инде ул, көтмәгән яктан килә дә керә. Аның артыннан көн-төн чабып карыйсың, югыйсә, ә ул тырышканыңа карамый, коерыгын да күрсәтми. Азмы гаҗизләнделәр алар тормышларын җайга сала алмыйча. Солтаны әүвәле аспирантурада укыды, алган стипендиясе нәрсәгә генә җитә иде соң? Кара икмәк белән бәрәңгегәме? Ярый әле үзенең, ягъни Фәридәнең әти-әнисе, ничә еллар аһ-зар итми, аларны яннарында сыендырып яшәттеләр, тормыш авырлыкларын күрсәтмәскә тырыштылар. Яшьләр белән бергә торулары, аларның тормышын да тартып барулары җиңелгә килмәгәндер. Бәйрәмгә, дисәң, анда үзләреннән бер дә калдырмыйча йөрттеләр. Кияүләренә дә диссертация язарга мөмкинлекләр ачтылар. Төннәр буе утырганда да, ай-һай, утны күп бетерәсең дигән сүзне әйткәннәре булмады. Татулыкны өстен иттеләр. Берәр танышлары яисә күршеләре, юри дә, чынлап та, ничек торырга мөмкин алай дип сөйләнсә дә, аларның андый котыртуларын колакларына да элмәделәр. Инде аерым яши башлауларына бер елдан артып бара, әмма һаман да әти-әни ярдәменә мохтаҗлар. Бәрәңгесен, тегесен-монысын, үзләреннән өзеп, кияүләренә китерәләр. Берәүләр булса, җитте, инде үзегез безгә ярдәм күрсәтегез дип дәгъвалар иде. Менә хәзер Фәридәләр дә кешечә яши башларлар. Солтан, гадәтенчә, үзе белән язмаларын да алып кайткан иде. Тагын язу машинкасы артына утырды. Әмма эше бармады. Бераз тукылдатканнан соң туктап калды. Фәридә көлеп куйды: — Нәрсә, начальник әфәнде, бармыймы әллә?.. Алдыннан тарта алмасаң, артыннан чыгып эт. Тәгәри башлый ул... Бу сүзләрне вакыты белән Солтан үзе аңа әйткәли торган иде. Моңа берничек дә җавап кайтарып әйтә алмавыннан һәм ишеткәне дә юклыктан, хатыны тантана итте. Ире алып кайткан яңалыкка кушылган хыяллары тәэсиреннән аның кәефе яхшы иде. — Өскәме? Аскамы? — Нәрсәне әйтәсең?— Фәридә ни хакында сүз барганын белсә дә, шаярткандай итеп, аңламаганга сабышты. — Өскә табамы, аскамы тәгәри башлый? — Һичшиксез бары тик өскә таба гына!.. — Сытып үтерә икән, алайса... — Нәрсәне?.. Кемне?.. — Өскә тәгәри дисең түгелме? Фәридәгә генә түгел, Солтанның үзенә дә кызыклы тоелды бу әйткәннәре. Сүз уйнату, шаярту ягыннан Наил Фатыйховичка җиткерә алмаса да, укучысы күп нәрсәне аннан отып кала, үзе дә кайвакыт йомры-йомры баш катыргычлар уйлап чыгара иде. — Әллә ялгышам микән, ә? Фәнне сагынырмын инде... Иренең кинәт кенә болай әйтеп куюы Фәридәне аптырашта калдырды. Гыйлем сукмагыннан үзенчә акрынлап кына булса да күтәрелә барган Солтанның көтмәгәндә административ эшкә чакырылуы, җитмәсә, тәкъдимнең шушы башбаштаклар заманына күрә кулайлылыгы икеләнүсез генә хәл кылына алмаячак иде. Тагын да шунысы бар шул әле аның, яңа урында ире эшләп китә алырмы? Өйрәнмәгән-белмәгән вазифа бу. Элек үзе коллектив эчендә хезмәт итсә, хәзер инде бүтәннәр белән идарә итәргә тиеш. Ә Солтанда диктаторлык сыйфатлары юк. Кешеләрне аңларга, теләкләрен, гозерләрен кабул итәргә тырышучан. Беркатлылыгы да бар. Ышанучанлыгы. Әллә чыннан да хәзерге урынында гына калсынмы соң? Башын юк белән катырганчы, эшләсен институтында гына. Кешеләр гомерләрен багышлыйлар бит әле шул фәнгә. Көне-төне казыналар, хәтта кайвакыт уңышлар да казаналар. — Нәрсә киңәш итәргә дә белмим инде, Солтан... Барма да, йөрмә дә, үз урыныңда гына кал, дисәм, соңыннан, синең аркада гына баш тарттым, юләр булганмын икән дияргә мөмкинсең. Әгәр дә киресен әйтсәм, яңа урының күңелеңә хуш килмәсә, тагын миңа үпкәләвеңнән куркам. Үзеңә кара инде. Коллективны буйсындыра алырыңа ышансаң, бар, әлбәттә. Әмма сиңа, белеп торам, авырга киләчәк. Кешегә каты бәрелә алмыйсың, нәрсә дисәләр дә, балалар кебек ышаначаксың. Фәридә бу сүзләрендә хаклы иде. Кемне-кемне, ә ирен үтәли күрә, ниндилеген белә шул ул. Хәтта кайвакыт ни-нәрсә уйлаганын да тоя. Менә хәзер дә күреп тора: Солтаны фәнгә баш-аягы белән чумган, аны гыйлем диңгезе үз чоңгылына урап алып кереп киткән, чыгарлык та хәле калмаган. Аңа тормыш кирәкме? Әгәр дә тормыш-яшәеш кирәксә, бүтәннәр кебек телевизор төбеннән китмичә хоккей яки футбол уенын карар, сәясәт белән кызыксыныр, үзен депутатлыкка тәкъдим итеп, кешеләрнең башын катырыр иде. Ул алай итми шул. Эшләгәненең файдасын да күрми, югыйсә, ә һаман чокына, эзләнә. Нобель премиясенә ашкына диярсең. Бар, көт, бирделәр, ди. Тукайныкы да тәтеми әле ул татар галименә. Алырдай булсалар, бәяли белсәләр, араларыннан ел саен берәр акыллысын күтәрә барыр иделәр. Әнә, язучылар, ел да ике-өч кешеләрен сөендерәләр. Кирпеч калынлыгы, адәм укып бетерә алмаслык романнар язалар да “Тукайлы” ителәләр. Татарда элек тә гыйлемгә бәя бирә алмаганнар, хәзер дә юк. Мәңге шулай булыр инде. Фәридәнең бу уйлары ирен мөдир, яхшы җитәкче сыйфатында күрергә теләүдән килә иде. Һаман да: “Үзеңә кара инде”,— дип әйтсә дә, күңеле белән аның дәрәҗәле урында утыруын тели иде. Солтанының үзсүзлеге булмаса, фән өлкәсендә эшләргә эчке егәрен дә туплый алмас иде. Монысын да аңлый. Әмма бу очракта, шушы сыйфатына тоткын булып, кирелегенә ияреп, административ хезмәтендә эшен бозып куймагае. — Нинди фикергә килдең инде? Фәридәсенең бу соравына ире кистереп үк җавап бирә алмаса да: —Тәкъдимнәре белән килешергә туры килер, ахрысы,— диде. Солтанны бу юлы да әйткән сүзендә тора алуы, ягъни үзсүзлелеге харап итте. Түрәнең үгетен көтми, турыдан-туры, яшермичә, тәкъдим белән принципта килешкәнен белдерде шул ул. Хәзер ничек баш тартсын ди. Әйткән икән, димәк, утка керсен, судан чыксын, әмма сүзенә гамәлендә зыян китермәсен. Әгәр дә бүген болай, иртәгә тегеләй әйтеп йөри башласа, кем булачак ул? Нинди авторитеты калачак? Юк, принципиаль икән, принципиаль, туры сүзле, тугрылык иясе булсын. Ир кеше әле ул. Сүзен биргән икән, үтәсен. Шул рәвешле ахырда Солтан төгәл бер карарга килде. Язган хезмәтен дәвам итәргә теләге сүрелде. Озакка киткән икеләнүләре аны шактый таушалдырган, акылын ардырырга өлгергәннәр иде.
Иртәнге сигездә Солтан министрлыкка килеп кергәндә мондагыларның җан әсәре дә сизелмәгән иде, ә кабинетында теге түрә, бүген китерелгән газета-журналлар арасыннан берсен сайлап алып, ниндидер мәкаләнең һәр юлы саен астына каләме белән сыза-боза, тирләп-пешеп эшенә чумган хәлендә булып чыкты. Солтанны күрүгә: — Әйдә-әйдә, яшь иптәш, түрдән узыгыз,— дип, нечкә озын кулын баш өстеннән югары күтәреп кенә бармаклы белән чакырды да, үз алдына зур канәгатьсезлек белдереп, өстәленә учын аны йодрыклап салды.— Язып та куя бу журналистлар. Исләре дә китми... Килдегезме? Укымагансыздыр әле? — Нәрсәне? — Бүгенге “Татарстан”ны. Якадан алып яза бит. Үпкәли әле, җитмәсә. Шушы театрга бюджетта каралганның йөз дә ун проценты кереп бара. Аларга һаман җитми. Үзләренең эшләп таба алмауларын бер дә уйлап карамыйлар. Министрлыкны гаеплиләр. Барсы өчен дә монда утырган без генә гаепле микәнни? Түрәнең бу сүзләре Солтанга бары тик бер нәрсә хакында гына сөйли иделәр: арбадагы гаепне атка аударганнар! — Менә шушындый яман хаталардан сак булырга киңәш итәм, яшь иптәш. Буш сүз сөйләүдән дә яманы юк. Бу журналистларга шул гына кирәк тә: сенсация артыннан куалар. Тираж өчен болар барысы да. Кеше саташтырып, бәндә аптыратып, үзләренә очсызлы авторитет яулаулары. Шуларның сүзенә кайбер ахмаклар колак та салалар бит әле. Бу түрәнең курыкканы үзеннән югарыдагы берәр чиновниктыр инде? Солтанның шулай уйларга гына хакы бар иде. Әмма ул аны әйтеп үк ташлады: — Өстәгеләрме? “Яшь иптәш”нең тел төбен түрә шунда ук төшенеп алды. Әмма сүз куертып тормады. Аның беркатлылыгыннан әкәмәт тә кәефе күтәрелеп, каһкаһалап көлде. Тавышы хәтта тәрәзә пыялаларын зеңгелдәтеп куйды. Кайчандыр үзешчән сәнгатьтә җырлап йөрүләреннән калган тамак төбен кыргалау гадәтен яшермичә, ниндидер көйне сузарга әзерләнгәндәй итте. Солтан сагая калды. Бу түрә хәзер өстәле астыннан тальян ише уен коралын тартып чыгарыр да “Кара урман”ны сузар төсле иде. Әмма, ни хикмәт, бүлмәдә милли җыр яңгырамады. Аның урынына самими авыл абзасының сүгенү сүзе буларак кына телендә файдаланыла торган “менә әкәмәт” кәлимәсе ишетелде. — Сездә эш бик иртә башлана икән, сигездә үк...— Солтан үзенең күзәтүчәнлеген түгел, бәлки түрәгә карата хөрмәтен сиздерергә теләде. Әмма бу тырышлыгы җитәрлек дәрәҗәдә үз бәясен таба алмады. Һарун Бариевичның, киресенчә, ачуын гына кузгатты булса кирәк. Ул, тавышын төптән үк чыгарып: — Юк, иртәнге җидедән кичке уннарга кадәр дә сузыла. Кайбер көннәрдә таң атканчы, биштән үк килеп утыргалыйм. Эш күп, вакыт җиткерү кыен хәзер. Колхоз рәисе дә бу кадәр иртәләми торгандыр,— диде, газета актаруын һаман да дәвам итеп. Солтан исә тик утырырга мәҗбүр иде. Шул рәвешле бер сәгатькә якын вакыт узды. Шунда гына түрә эшеннән аерылды, башын күтәрде һәм: — Ярар, шалтыратып карыйк,— дип, башкаларыннан үзенә якынрак куелган ак төстәге телефон аппаратының әйләнчеген җай гына боргачларга тотынды. Теге башта озак көттермәделәр. Һарун Бариевич телгә килде: — Хәерле иртәләр үзегезгә, Хәниф Максутович... Яхшы, әйе, яхшы... Күрдем... Таныштым... Бигрәк артыгын кыланалар да инде... Тикшерербез! Һичшиксез тикшерербез... Фактлары расланмас төсле... Әйе шул, юл куймаска кирәк... Яшерербез, белмәмешкә салышырбыз... Таләп итсәләрме?.. Сейфны ачтырып тормаска инде. Нәрсә хакында сүз барганлыгын фараз кылганда да төшенерлек түгел иде. — Менә, яшь иптәш үзе дә монда... Килербез. Унга икән, унга. Бик яхшы... Ярый, ярый... Хәзергә...— Болары инде Солтанга да, үзенә кагылганлыктан, шәрехсез дә бик яхшы аңлашылды. Унга икән, унга инде. Әле бер сәгать тә илле минуттан артыграк көтәсе бар, вакыт әрәме. Фәндә минуты да кадерле иде. Солтанның җиңел генә аңларга өлгергәннәрен түрә кабатланып сөйләп бирде. Моннан соң: “Эшләре тыгыз икән боларның”,— дип уйларга гына калды. Һарун Бариевич, кирәктер инде, шунда Солтаннан төрле нәрсәләр хакында сораштырып, сәяси, иҗтимагый, мәдәни карашларын төгәл ачыклау эшенә алынды. Аның ничек оста итеп бер үк сорауны төрле рәвештә куйганлыгын Кәбиров бары үз җавапларының кабатлануыннан да чамалый алды. Бу вакытта министрлыкта кызу эш башланган, коридор һәм бүлмәләр хатын-кызларның чәч, йөз, ирен, кашларын төзәткәннәре арасында үзара сөйләшүләреннән шау-гөр килеп тора иде. Ул да түгел, түрәгә ара-тирә сәлам биреп чыгучылар, үзләренең килгәнлекләрен белдерергә теләүчеләр дә табылды. Чиновниклар арасында ялагайлык һәм ялганчылык йөз еллар буена үстерелеп киленгән гадәт икәнлеген Гогольне яки Салтыков-Щедринны укымыйча, берничә минут шушы кабинетта утырып та аңлап калырга мөмкин иде... Инде кара “Волга”да урын алдылар. Солтанның андый машинага гомерендә беренче тапкыр утыруы иде. Казанның борынгы урамнары тараеп, йортлары кечерәеп калгандай тоелды. Моннан түбән һаман да шушындый машиналарда гына йөрер инде ул. Бу хакта уйлап алуына, тәненә рәхәт җылылык йөгерде. Әгәр дә түрә шунда Солтанның нәрсәләр хакында хыялланып барганлыгын белсә: “Акылың кот икән, яшь иптәш”,— дип егылып көләр иде. Әмма Һарун Бариевичны бүтән мәсьәлә борчый икән: — Сез,— диде ул,— анда киредән сукалап утырмагыз тагын. Хәниф Максутович төгәллек ярата. Алдан ук килеп өлгерүебез дә яхшы. Солтан тыңлап һәм башын раслау рәвешендә болгап кына барды. Хәзер сүзгә катнашып китсә, берәр фикерен белдерсә, хаталаныр да, шушы урыннан кире борылып китәрләр дип курыкты. Моңа кадәр төшендә дә тәтемәгән хөрмәт һәм олылаулар аны һәр җирдә озата барды. Мәңге үтеп керә алмаслык милиция сагы да хөкүмәт йортында аңа яшел юл бирде. Түрә нидер әйтүгә, хәтта документын да сорап тормадылар шул. Югары катларның берсенә лифт җиңел һәм тавышсыз гына күтәреп тә куйды үзләрен. Пыяла ишекләр дә җайларына гына ачылдылар. Затлы келәмнәр түшәлгән бүлмәгә уздылар. Бихисап күп урындыклар һәммәсе дә буш иде. Аларның берсе Солтанга тәкъдим ителгәч, ул барып та утырды, эреп тә китте. Кара әле, ничек уңайлы икән боларда... Ул бүлмә Гатауллинның кабинеты каршындагы көтү урыны гына икән әле. Ә сәркәтип ханым, Һарун Бариевичка йомшак елмаеп: — Сәгать төгәл унда ул сезне көтә, шулай да мин хәбәр биреп чыгыйм әле,— диде. Кызыл папкасын тотып, киң һәм биек ишек артына кереп югалды. Озакламый ул үз урынында ниләрдер язып маташа иде инде. Һарун Бариевич исә Хәниф Максутович Гатауллиннан тирләп чыктымы, әллә инде гадәте шулмы, күзлеген салып, аны озаклап сөртте. Чәчен тарады, төзәтенде. Солтан исә һаман да тыныч кына утыра бирде. Ул арада сәркәтип ханым кемнәр беләндер телефоннан сөйләшеп алды да, Һарун Бариевичка мөрәҗәгать итеп: — Министр урынбасары итеп шушы яшь иптәшне тәкъдим итәсездер, шулаймы, танышып калыйк,— диде. Солтан аптырап китте. Моңа кадәр сүз аны Әдәби музей мөдире итү хакында гына бара иде. Бусы тагын каян килеп чыкты? Әмма Солтан ул соравына акылы җавап эзлисе итмәде. Тагын да югарырак үрмәләү белән нигә дип әле килешмәс иде? Бик рәхәтләнеп, мең куллап, һич икеләнмичә. Солтан, бу юлы Солтан Җәләевич икәнлеген исенә төшереп, гүяки итагать югалтудан мул елмайды һәм ниндидер юләр бер каһкаһа белән кычкырып көлеп җибәрде. Бусы ук артык иде. Мизгел эчендә дивана хәлендә калды түгелме? Үзенә дә оят булып китте. Түрә исә: — Юк, Роза Илевна, бу яшь иптәш министр урынбасары дәрәҗәсенә әле күтәрелер. Иртәрәк. Менә, үзен музейга мөдир итәчәкбез, эшли алса,— диде.— Урынбасарлыкка атап чакырылган иптәш бераз авырып киткән, савыгуына, ике яки өч көннән китереп җиткерербез... Сәркәтип ханым яшьлеге беләнме, башкачамы, моңа кадәр Солтан алдыннан буй күрсәтеп узуны кирәк тапкан булса, Һарун Бариевичтан бу сүзләрне ишеткәч, бик тиз күңеле сүрелде. Гади бер музейга мескен мөдир итеп куелачак кешене дә Гатауллин кадәр Гатауллинның каршысына китерсеннәр инде дигән төс чыгарды. Һа, нинди мәгънәсезлек!.. Монда аңлашылмаучылык бар, ахрысы. Ул да түгел, бүлмәгә язучылар берлегеннән һәм актерлар берләшмәсеннән ике кеше килеп керделәр. Түрә белән зурлап күрештеләр. Бүгенге газетада басылган баягы мәкалә уңаеннан сүз куертып, борчылу кирәкмәсенә басым ясап алдылар. Аларны Солтан электән күреп, кемлекләрен яхшы белсә дә, әңгәмәгә катнашып китә алмады. Юк, сәбәп аның ул мәкаләдән хәбәрсезлегенә һич тә бәйләнмәгән, бәлки аларның бераз читтәрәк торуларыннан иде. Шул арада түрә аның хакында да сүз әйтеп алды булса кирәк, бердәм борылып, Солтанга якынайдылар һәм куллар бирешеп күрештеләр. Татар сәхнәсенең йолдызы, спектакльдән төшкән әвен ишан кыяфәтендәге актер шунда җайлап кына әйтеп куйды: — Кандидатура яхшы күренә. Җилкәләре— калын, җигелеп тартачак... — Хәниф Максутович нәрсә дияр бит әле...— Түрәнең бу рәвешле борчыллырга хакы бар иде. Ни дисәк дә, аның җаваплылыгында ул. Бу сүзләрне ишетү уңайсызрак булса да Солтан түзде. Нәрсә, үзе атлыгып торамы әллә ул? — Сезне чакыралар, Һарун Бариевич.— Сәркәтип ханым ягымлы тавышы белән түрәне сөендерде. — Калып торыгыз, Солтан Габделҗәләевич, элгәре үзем сөйләшим, аннан соң дәштерербез. Кирелеге холкына чыга башлаган Солтанга бу сүзләре үртәү кебек ишетелде. Кем дип беләләр икән болар үзләрен? Шушы уенда әле кимсенде, әле җанын битәрләде. Әмма кайнарланган каны бушап калган күңел читлеген тутыра алмады. Урындыкка сеңгән хәлендә генә утыра алмыйча, аякка басты. Моңа кадәр күрмәгән һәм белмәгән кеше каршысында аның каушап кала торган гадәте бар иде. Шунлыктан, йөзен югалтмас өчен ничек тә үзен җыеп алырга теләде. Аның саен дулкынлануы көчәйде. Акылы сыеклангандай булды. Юктан гына хәтере калудан бу шулай иде. Күңел бушлыгы һични белән дә тула алмас дарәҗәгә җитте. Аның үзен әллә кемгә куярга хаккы юк иде, әмма соңгы тәүлектә үткәргән уй-кичерешләре күңелен бераз бутамый калдырмадылар. Солтанны, аркасыннан кагып диярлек, Гатауллин алдында югалып калмаска, горурлыкны җуймаска өндәп һәм уңышлар юллап, язучылар берлегенең җаваплы хезмәткәре һәм актерлар берләшмәсенең җитәкчесе бик дустанә рәвештә озатып калдылар. Зур бүлмәнең аргы башында, киңәшмәләр өстәленә терәтеп үк куелган тагын да биегрәк өстәл артында гәүдәгә әллә ни таза күренмәгән Гатауллин дигәннәре утыра иде. Какча йөзе, уңга яткырып таралган сары чәчләре, зур пыяла күзлеге аны элеккеге вакытларда татарның канын имгән бер кешене, Компартия Үзәк Комитетының идеология секретаре Сусловны хәтерләтә иделәр. Әмма Солтан ялгышты. Гатауллин бер дә алай кырыс адәмнәрдән түгел икән. Киресенчә, күр, нинди ягымлы зат. Өстәле артыннан күтәрелеп, каршы алып кулын бирде. Утырырга тәкъдим итте. Танышып өлгергәч, Һарун Бариевичка үзләрен калдырып торырга киңәш ясады. Ул чыгып китүгә, Солтанның каршысына ук күченеп утырды. Өстәле артында, тәхете өстендә чагында зур һәм куәтле кебек тоелган Хәниф Максутовичның гәүдәсе инде тәбәнәкләнеп, кечерәеп калды. Солтанның моңа кадәр дә ишеткәне бар иде, түрәләр, үзләрен бүтәннәрдән өстен күрергә гадәтләнү өчен юри шулай тәхетләрен биеккәрәк күтәртереп эшләттерәләр. Хан заманнарыннан ук килә бу, имеш. — Мин әйтәм, очрашканда яшь иптәшнең танып бетермәве дә бар. Китерегез, танышырга кирәк, дим.— Хәниф Максутович дигәннәре Солтанга үзен танытып калдырырга теләгәндәй йөз-битенең уң һәм сулын кызлар төсле күрсәтеп куйды.— Моңа кадәр җаваплы урыннарда эшләгәнегез булмагач, без күрешмәгән, таныш түгелләр инде. Комсомолны үтеп тә, бер дә яхшырак комитетта, һич югы берәр бюрода түгел идегезмени соң? Не нашли, что искали? Воспользуйтесь поиском:
|